Тугрылыклар тугарылган чор бу…

Тугрылыклар тугарылган чор бу.
Якты хисләр көлгә калган дәвер.
Сүз катучы, күз атучы?!. Бардыр…
Җаннар тәңгәл бәндә табу авыр.

Җандаш табу авыр. Заман чире —
Тойгыларда тотрыксызлык. Тоташ этюд…
…Буш сүзләрдән буылам мин никтер.
Ялган хискә миндә иммунитет!..

Мин, мөгаен, үткән тормышымда
Бик саваплы берәр гамәл кылып,
Сиңа юлыктым да, сеңеп беттем.
Гүя синең күзәнәгең булып!

Тик… нигәдер эчем ялкын. Тышым салкын.
Авыл тәрбиясе сеңгән кайнар канга —
Тыйнаклыкмы?! Дураклыкмы?! Белмим…
«Яратам!»- дип сирәк әйтү яратканга…

Сирәк әйтәм. Күз тиюдән куркам.
Куркам-өркәм сине югалтудан!..
( Сине җуйсам, мин үзем дә җирдән
Югалырмын диеп уйлап куям…)

Куркам. Яши алмам яратудан язсам.
Синдәйләр юк! Башка яраталмам…
Хәер, минем үземне дә җирдә
Синең кадәр беркем яратмаган!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт